Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә менингококкка каршы прививка ясату мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды
Бөгелмә лагеренда хәле начарайган 12 яшьлек кызның үлеме һәм шул уңайдан килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә, җирле үзәк район хастаханәсе базасында балаларга менингококк инфекциясенә каршы вакцинация ясату мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды. Бу хакта Бөгелмә мэры Дамир Фәттахов хәбәр итә.
Искәртеп үтәбез, 1 ноябрьдә кыз лагерьның медпунктына мөрәҗәгать иткән, икенче көнне аны хастаханәгә салганнар. 2 ноябрьдә 17:15 сәгатьтә яшь пациентның йөрәге тибүдән туктаган. Башлангыч диагноз – менингококк инфекциясенең яшен тизлегендәге формасы, Уотерхаус-Фридериксен синдромы, менингококцемия. Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.
Кайнар элемтә балаларында инфекцияләрне кисәтү өчен нәрсә эшләргә мөмкинлеген белергә теләгән ата-аналар өчен махсус оештырылган. Сорауларга компетенцияле белгечләр җавап бирәчәк.
8 (85594) 3 90 71 телефоны буенча шалтыратырга була.
«Табибларның мәгълүматлары буенча, Бөгелмәдә хәл тотрыклы», – дип билгеләп үтә Дамир Фәттахов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз