news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә контрактникларга юлга чыгар алдыннан мәктәп укучылары язган хатлар тапшырылды

Бөгелмәдә контрактникларга юлга чыгар алдыннан мәктәп укучылары язган хатлар тапшырылды
Фотоны Римма Баратова тәкъдим итте

27 апрель иртәсендә Бөгелмә хәрби комиссариаты ишегалдында тантаналы митинг булды, анда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән ике кеше катнашты.

Чарада контрактникларның туганнары, дуслары, руханилар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Хәрбиләрнең берсе – Бөгелмә кешесе, икенчесе - Вязовка бистәсендә туган. Икесе дә армиядә хезмәт икән һәм Төньяк Кавказдагы террорчылыкка каршы операциядә катнашу тәҗрибәсе бар.

Фотоны Римма Баратова тәкъдим итте

Район һәм җирлек җитәкчелеге исеменнән хәрбиләргә Вязовка авыл җирлеге башлыгы Александр Томский мөрәҗәгать итте. Ул хәрбиләргә үзләрен саклауларын һәм өйгә җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләде.

Протоиерей Евгений Романов, Бөгелмә Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Баязит хәзрәт Рәүпов һәм кадет интернат-мәктәбе җитәкчесе Александр Крайнов та үз теләкләрен җиткерде.

Фотоны Римма Баратова тәкъдим итте

Бөгелмә хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, социаль түләүләрне дә кертеп, гамәлдәге ярдәм чаралары турында сөйләде. Ул шулай ук «Ватанны саклаучылар» фондына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында да искәртте.

Күркәм гадәткә кергәнчә, ахырдан хәрбиләргә мәктәп укучылары язган хатлар тапшырылды.

Материал Римма Баратова катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot