Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан янгында 62 яшьлек ир-ат һәлак булган
Бөгелмә шәһәрендә, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән янгын чыгып, 62 яшьлек ир-ат һәлак булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, шәһәрдә бер катлы шәхси йортта янгын чыккан. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынның мәйданы 64 квадрат метр булуын ачыклаган. Янгынны сүндергән вакытта ир-атның мәетен табып алганнар.
Ведомствода көл савыты булган урыннарда гына тәмәке тартырга киңәш итәләр. Исерек хәлдә тәмәке тартырга һәм тәмәке төпчеген сүндермичә ташларга ярамый.
«Төтенне 3-5 тапкыр сулау да аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин!» - дип кисәттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз