news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмәдә 64 яшьлек ир-ат тәмәкесен сүндермичә йоклап киткән һәм янып үлгән

Бөгелмәдә сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан янгында 64 яшьлек ир-ат һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Ир-ат өендә тәмәке тарткан һәм креслода йоклап киткән дип фаразлана. Бу 5 квадрат метр мәйданда янгын чыгуга сәбәпче булган. Урынга килгән 64нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре янгынны сүндергән вакытта хуҗаның мәетен табып алган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, караватта яткан килеш тәмәке тартмаска һәм тәмәке төпчеген балконнан ыргытмаска кирәк, чөнки бу янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Тәмәке тартканда көл савыты куллану зарур. Моннан тыш, торакка янгын турында хәбәр итү җайланмасы куярга киңәш ителә - ул төтен чыкса сигнал бирәчәк, ә янгын чыккан очракта шунда ук 101 номерына шалтыратырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot