news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Түбән Кама Нефтехим»дагы янгында зыян күргән 12 кеше хастаханәдә дәвалануын дәвам итә

«Түбән Кама Нефтехим»дагы янгында зыян күргән 12 кеше хастаханәдә табиблар күзәтүе астында кала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүгенге көндә 9 кеше Түбән Кама үзәк күп профильле район хастаханәсендә дәвалана, табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли», - дип аңлаттылар ведомствода.

Тагын 3 пациент - Республика клиник хастаханәсендә. Аларның берсе реанимациядә ята, икесен бүлеккә күчергәннәр.

Искәртеп үтәбез, 31 мартта «Түбән Кама Нефтехим»да янгын чыкты. Соңгы мәгълүматларга караганда, 3 кеше һәлак булган, 71 кеше зыян күргән. Моннан тыш, тагын 9 кеше хәбәрсез югалган дип санала - алар әлегә кадәр элемтәгә чыкмаган. Сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен бозу турында җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot