Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Болгарда «ПроекТЫ» Төбәкара мөселман яшьләр форумы башланды
Сәфәр аеның 5нче көнендә (19 июльдә) Казанда «ПроекТЫ»Төбәкара мөселман яшьләре форумын ачу тантанасы булды. Форум 19-26 июльдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендәге палаткалы шәһәрчектә узачак. Анда Россиянең 13 төбәгеннән һәм Үзбәкстаннан 130 егет һәм кыз катнаша, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Форумны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештыра.
Катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, фонд рәисе урынбасары Алексей Петров, Казан Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова сәламләде.
Хәбәр ителгәнчә, быел укыту практик тикшерүләр форматында узачак: экспертлар проектларны гамәлгә ашыру, финанслар эзләү һәм медиа аша пропагандалау турында сөйләячәк. Программа шулай ук дин белгечләренең лекцияләрен, интеллектуаль һәм спорт чараларын үз эченә ала. Социаль проектлаштыру буенча лекцияләр белән КФУның инновацион үсеш идарәсе башлыгы Антон Дыганов һәм бизнес-тренер Әлфия Сафина чыгыш ясаячак. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге баш белгече Мөхәммәдрәсүл Гыймбатов дини спикер булачак.
Биш нәрсәнең кадерен бел: картлык килгәнче – яшьлекне, авыру килгәнче – сәламәтлекне, фәкыйрьлек килгәнче – милекне, мәшгульлек килгәнче – вакытны һәм үлем килгәнче – гомерне», - дигән хәдисне искә төшерде мөфти.
Ул билгеләп үткәнчә, яшьлек - кыйммәтле ресурс. Шулай ук мөфти профессор Габделкадыйр Әл-Арифи белән очрашулар булачагын да әйтте.
Форум 2015 елдан бирле уздырыла, шуннан бирле анда 2 меңнән артык кеше катнашты. 2022 елдан форум проектка әверелде: катнашучылар социаль проектлар тәкъдим итә. Дүрт ел эчендә конкурста 282 стартап катнашкан, 69 инициатива гамәлгә ашырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз