news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Болгарда земство идарәсе бинасына реставрация ясалачак

Болгарда земство идарәсе бинасына реставрация ясалачак
Фото: ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты

Болгарда элеккеге земство идарәсе бинасын – төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объектын тәртипкә китерәчәкләр. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты аны реставрацияләү проектын килештерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Бинаның иске агач каймасын такталары аутентик профильле һәм тарихи төстәге яңасына алыштырачаклар. Тәрәзә һәм ишекләрне элекке үрнәкләре буенча ясаячаклар. Сырлап ясалган йөзлекләр, ажурлы кәрнизләр, балкон һәм кечкенә манара борынгы фотографияләр буенча яңадан торгызылыр дип көтелә.

Бинаның эчендә элеккеге планировка саклана. Монда борынгы баскычлар һәм ишекләрне реставрацияләргә, идәннәр, түшәм кәрнизләрен борынгы технологияләр буенча торгызырга ниятлиләр.

Инженерлык челтәрләрен яңарту да планлаштырылган, әмма бу интерьерның төп нөсхәсенә зыян килмәслек итеп эшләнәчәк.

Спас өязендәге ике катлы земство идарәсе бинасы XIX гасыр ахырында төзелгән. 1917 елгы революциядән соң биредә җирле хакимиятнең яңа структураларын формалаштыру белән шөгыльләнүче сәяси активистлар җыела. Совет чорында биредә, халык депутатларының Куйбышев районы Башкарма комитетын да кертеп, төрле оешмалар урнашкан була.

Хәзер әлеге һәйкәл җитди реставрациягә мохтаҗ. Эшләр тәмамланганнан соң биредә иҗади остаханәләрне, клубларны һәм залларны үз эченә алган заманча яшьләр үзәге ачылыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot