news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Якын көннәрдә Кояш баеганнан соң Ай, Юпитер һәм Венераны янәшә күреп булачак

Якындагы өч көндә кояш баеганнан соң күктә Ай, Юпитер һәм Венераны янәшә күреп булачак. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясе һәм Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Кояш-Җир физикасы институты хәбәр итә.

«Әгәр якындагы өч көндә (дөресрәге, төндә) кояш баегач ук нәрсәдер күрәсез икән, матурлыктан аңыгызны җуймагыз. Бу - күктә Ай, Юпитер һәм Венера бергә җыелган мизгел», - дип аңлатты тикшеренүчеләр.

Шул ук вакытта галимнәр искәрткәнчә, тулган Айны көтәргә кирәкми (Җирнең табигый иярчене хәзер «яшь Ай» фазасында – Т-и иск.). Күктә Айның урагы гына күренәчәк.

Фото: Кояш астрономиясе лабораториясе Телеграм-каналы

news_right_1
news_right_2
news_bot