news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Биектау районы Бөреле бистәсендә бакча йортында 71 яшьлек ир-ат янып үлгән

Биектау районы Бөреле бистәсендә бакча йортында чыккан янгында 71 яшьлек ир-атның гомере өзелгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын 48 квадрат метр мәйданда чыккан. Аны сүндергән вакытта ир-атның мәетен табып алганнар.

Янгын электр җылыткычыннан чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot