news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгородта Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында 13 кеше зыян күргән

Белгородта Украина Кораллы көчләре пилотсыз очкычларының төнге һөҗүме вакытында 13 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Белгород өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Шуваев хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта 13 зыян күрүче (шуларның икесе – балалар) турында мәгълүмат килде. Күкрәк читлеге яраланган дүрт яшьлек малайны ашыгыч ярдәм бригадасы балалар өлкә клиник хастаханәсенә китерде. Урында 9 яшьлек малайга һәм өч олы кешегә медицина ярдәме күрсәтелде. Ашыгыч медицина ярдәме бригадалары сигез яралыны Белгородның медицина учреждениеләренә алып килде», - дип язган Шуваев социаль челтәрләрдә.

Зыян күрүчеләр кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, дип өстәгән ул.

Шулай ук дүрт күп фатирлы йорт, административ бина, социаль һәм коммерция объектлары зыян күргән. Моннан тыш, пилотсыз очкычлар шартлау нәтиҗәсендә ике автомобильгә һәм шәхси йортка ут капкан – янгыннарны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сүндерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot