news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бигеш аэропортында очышлар вакытлыча чикләнде

Бигеш аэропортында очышлар вакытлыча чикләнде
Фото: «Татар-информ»

Түбән Кама (Бигеш) аэропортында рейсларны кабул итү һәм җибәрү мөмкинлеген вакытлыча чикләделәр, дип хәбәр итте Росавиация вәкиле Артём Кореняко Телеграм-каналда.

Кореняко ачыклап үткәнчә, бу чара очышларның иминлеген тәэмин итү максатыннан кабул ителгән.

Татарстанда 10:39 сәгатьтән пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә.

Моңа кадәр Татарстан халкы һәм кунаклары файдалана алырлык Wi-Fi иҗтимагый нокталары картасы тәкъдим ителгән иде. Алар ярдәмендә пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы аркасында мобиль интернет эше чикләнсә дә элемтә өзелми. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый Wi-Fi ны үстерергә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot