news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Өрген авылында өермә йортларга һәм электр линияләренә зыян китергән

Башкортстанның Учалы районы Өрген авылында өермә йортларга һәм электр линияләренә зыян китергән, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы җирле хакимияткә сылтама белән.

«Өермә түбәләрне кубарып атты, торак пунктны электр һәм өлешчә газ белән тәэмин итүне өзде», – дип белдерделәр Башкортстанның Учалы районы хакимиятендә.

Урында муниципалитет башлыгы һәм профильле хезмәтләр эшли. Авария бригадалары торгызу эшләренә кереште инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot