news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда маркетплейстан 6 миллион сумлык товар урлаган өч егетне тоткарлаганнар

Башкортстанда маркетплейстан 6 миллион сумлык товар урлауда шикләнелүче өч кешене тоткарлаганнар, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы төбәк Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән.

Ведомство мәгълүматлары буенча, өч егет маркетплейсның эчке программасыннан файдалану мөмкинлеген кулланып, заказлар белән манипуляция ясаган һәм товарларны үзләштергән, аннары аларны яңадан саткан. Егетләрне тоткарлаганнар, тентү вакытында алардан урланган товарның бер өлеше һәм 1,5 миллион сум акча табылган.

Җинаять эше кузгатылган. Әлеге җинаятьтә шикләнелүче ике егет өй арестына хөкем ителгән. Тагын берсеннән беркая да китмәү турында подписка алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot