news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда 70 яшьлек ир-ат янып үлгән

Кичә кич Башкортстанның Чишмә районы Арыслан авылында ике агач йортта янгын чыккан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Янгынны ирекле янгын сүндерүчеләр һәм профессиональ бригада ярдәмендә сүндергәннәр. Конструкцияләрне аралаган вакытта 70 яшьлек ир-атның мәете табылган.

Янгынның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot