news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда язучы Закир Әкбәров вафат булган

28 майда Башкортстанда 79 яшендә язучы, журналист Закир Әкбәров вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Язучылар берлегенә сылтама белән хәбәр итә.

Закир Насыйр улы Әкбәров 1947 елның 4 мартында Куергазы районы Зәк-Ишмәт авылында туа. Югары белемне Стәрлетамак педагогика институтында ала.

Хезмәт эшчәнлеген 1968 елда Куергазы районы Мораптал урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый. Якшымбәт урта мәктәбе һәм Күмертау шәһәрендәге Юрий Гагарин исемендәге 2нче интернат-мәктәпнең педагогик коллективларын җитәкли, роно мөдире, район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, КПССның Күмертау шәһәр комитетының идеология буенча секретаре булып эшли.

1994 елда аны «Кызыл таң» газетасына хәбәрче итеп чакыралар, 1997-2010 елларда Күмертау шәһәренең «Время» газетасында баш мөхәррир вазифасын башкара.

Закир Әкбәров 2004 елдан Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы иде. Ул – 14 китап авторы. Хәким Гыйләҗев, Баязит Бикбай, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Күмертау шәһәренең мактаулы гражданины.

news_right_1
news_right_2
news_bot