news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда республика халыклары әкиятләре онлайн декадасы узачак

Фото: «Башинформ»

18-28 майда Башкортстанда халык авыз иҗатын саклауга һәм популярлаштыруга багышланган Башкортстан Республикасы халыклары әкиятләре онлайн декадасы узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Чарада теләге булган һәркем (аерым кешеләр дә, коллективлар да) катнаша ала. Түбәндәге форматлар рөхсәт ителә: театральләштерелгән яки курчак тамашасы - әкиятне сәхнәләштерү; әкиятне кычкырып уку; ирекле техникада әкият сюжетына мультипликация; эпик жанрда вокаль әсәрне башкару; композиторларның әкият тематикасына инструменталь әсәрләрен башкару; яраткан әсәрне (әкиятләр, былиналар, риваятьләр һ.б.) яттан уку; әкият сюжетына спектакль кую.

Онлайн декаданы Республика халык иҗаты үзәге оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot