news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда 29 яшьлек ир-ат суга чумган һәм батып үлгән

Башкортстанның Бөре районы Күсәкәй авылы янындагы күлдә бәхетсезлек очрагы булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, 29 яшьлек ир-ат суга чумган һәм кире йөзеп чыкмаган.

Урынга тиз арада ашыгыч хезмәтләр килгән. Дүртөйле шәһәренең Көнбатыш эзләү-коткару отряды водолазлары, ир-атның мәетен судан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган.

Хәзер оператив-тикшерү чаралары үткәрелә, әлеге хәлнең барлык шартлары ачыклана.

Элегрәк Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында су коену сезонының әле ачылмавын искәрткәннәр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot