Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда җиңел машина һәм мопед катнашындагы авариядә бер кешенең гомере өзелгән
Башкортстанның Мәчетле районындагы авариядә мопед йөртүче һәлак булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте төнге берләр тирәсендә Кропачёво – Мәсәгут – Әчет юлының 101нче чакрымында булган. Kia Spectra автомобилен идарә итүче 33 яшьлек ир-ат алда барган «Венто Риво» мопедына килеп бәрелгән. Мопедның йөртүчесе – 56 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Юл полициясе авариянең сәбәпләрен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз