news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда «Урал батыр» Эпосы көнен киң колач белән билгеләп үтәчәкләр

Башкортстанда «Урал батыр» Эпосы көнен киң колач белән билгеләп үтәчәкләр
Фото: Культура.рф

6 июньдә «Шүлгәнташ» музей комплексында «Урал батыр» эпосы көненә багышланган тантаналар узачак. Оештыручылар республика халкын һәм кунакларын башкорт халкының рухи мирасына багышланган бәйрәмнең бер өлеше булырга чакыра, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Бәйрәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән башкорт фольклор мирасын саклау һәм популярлаштыру, милли үзенчәлекне ныгыту һәм борынгы башкорт әдәбиятына кызыксынуны арттыру өчен 2025 елда гамәлгә куелган. Искәртеп үтәбез, мәгърифәтче Мөхәммәтша Бурангулов беренче тапкыр 1910 елда язып алган «Урал батыр» эпосы яхшылык белән яманлыкның мәңгелек көрәше, батырның кешеләр бәхете хакына кылган каһарманлыклары турында сөйли.

Бәйрәмне үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган: Шүлгәнташ мәгарәсе һәм аның тирә-ягы башкорт фольклоры һәм мифологиясе белән тыгыз бәйләнгән. 2015 елда биредә төбәк әһәмиятендәге истәлекле урын — «Урал батыр җире» ачыкланган һәм мәдәни мирас объектлары реестрына кертелгән. 62 мең квадрат метрны биләгән территориядә 17 археология һәйкәле урнашкан.

2021 елда Йылкысыккан күле буенда эпосның төп персонажларыннан берсе - Акбүзатка һәйкәл куелды. «Урал батыр» эпосы «Шүлгәнташ» музее архитектурасында да чагылыш тапкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot