news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
В.Басаргин сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде
Федераль бюджет хисабына 22737 Бөек Ватан сугышы ветераны торак шартларын яхшырткан
Скопировать ссылку
(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). РФ төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин рәислегендә узган киңәшмәдә катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү һәм торак төзелешен үстерү чаралары хакында фикер алышты. Бу хакта РФ төбәкләр үсеше министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Төбәкләр үсеше министрының сүзләренә караганда, 2009 елда файдалануга тапшырылган торакның гомуми күләме 59,8 миллион квадрат метр тәшкил иткән. Шәхси торак төзелеше өлкәсендә күрсәткечләр 2008 елгы мәгълүматларны 1,1 миллион квадрат метрга узып китә. Сафка бастырылган торакның күләме буенча Үзәк һәм Идел буе федераль округлары әйдәп бара. 2009 елда бер квадрат метрның уртача бәясе беренчел базарда 52,5 мең сумнан 47,7 мең сумга, икенчел базарда 56,5 сумнан 52,9 мең сумга кадәр арзанайган.
2009 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясендә 7,5 миллион квадрат метр торак сафка бастырылган. Торак төзү өчен федераль милектән 2,2 мең гектар җир бүлеп бирелгән.
Төбәкләр үсеше министры үз докладында Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте һәм 22737 ветеранның федераль бюджет хисабына үзләренең торак шартларын яхшыртуын искәртте. 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә баскан ветераннар арасыннан 6078 кешене торак белән тәэмин итү бурычы тора.
РФ төбәкләр үсеше министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2010 елның 1 февраленә 23468 Бөек Ватан сугышы ветераны торак белән тәэмин ителгән, бу 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә баскан ветераннарның 94,1 проценты дигән сүз.
Виктор Басаргин үзенең чыгышында тагын бер тапкыр искәрткәнчә, РФ субъектлары башлыклары РФ Президентының 2010 елның 1 маена кадәр ветераннарны торак белән тәэмин итү турындагы Указының үтәлеше өчен шәхсән җавап бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot