news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде
Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы

Фәнис Газизуллин Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге башлыгы итеп билгеләнде. Кичә Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев аны коллективка тәкъдим итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министр урынбасары Фәнис Газизуллинның бүлек җитәкчесе сыйфатында эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән яңа карарлар тәкъдим итәчәгенә ышаныч белдерде.

Полиция подполковнигы Фәнис Газизуллин эчке эшләр органнарында 1994 елдан бирле хезмәт итә. Аның һөнәри эшчәнлеге Балтач районы белән бәйле, ул анда төрле елларда җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә һәм участок уполномоченныйлары хезмәтендә эшләгән. Бу кәнәфине биләгәнче Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге полиция башлыгы – бүлек башлыгы урынбасары вазифасын башкарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot