news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пленар утырыш белән тәмам булды

Әлеге җыенда 660 тан артык делегат катнашты

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казандагы "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар катнашты.

Утырышны алып барган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров хәбәр иткәнчә, җыенга 660 тан артык кеше килгән, ә 6 меңләп эшмәкәр килергә теләк белдергән булган. Алар арасында Башкортстан, Чувашия, Удмуртия Республикаларыннан, Пермь краеннан, Самара, Ульяновск, Курган, Саратов, Оренбург, Свердловск, Красноярск, Тамбов, Ленинград һ.б. өлкәләрдән килгән авыл эшмәкәрләре бар.

Җыен 16 мартта башланды һәм аңа килүчеләр терлекчелек, җир эшкәртү, һөнәрчелек секцияләренә бүленеп эшләде. “Әлеге секция утырышлары барышында сезнең үз проблемаларыгыз халында гына түгел, ә тел, милләт турында уйлавыгызны, фикерләвегезне күрдек. Кичә Теләче районы эшмәкәрләре белән танышып кайттыгыз. Бу сәфәрдән барыбыз да канәгать калды: беренчедән, район җитәкчелеге тарафыннан шулкадәр зур делегацияне кабул итү искиткеч дәрәҗәдә оештырылган булса, икенчедән, районда эшмәкәрлек тамыр җәя. Бигрәк тә бу эшкә яшь гаиләләрнең тартылуы куанычлы”, - диде Ринат Закиров һәм Теләче районы җитәкчесе Илдус Зариповка рәхмәт белдерде.

Пленар утырышта төрле төбәкләрдән килгән авыл эшмәкәрләре үз фикерләре, эшчәнлекләре һәм проблемалары белән уртаклашты.

Башкортстан районы Чакмагыш районыннан Айдар Габдуллин эшмәкәрлек белән 10 ел тирәсе шөгыльләнә. Аның фикеренчә, бу өлкәдә уңышка ирешү өчен гаиләдә татулык һәм аңлашу кирәк. Фермерлык эшен дә ул гаиләсе белән бергә алып бара. Айдар Габдуллин сүзләренчә, ул җитәкләгән “Артур” крестьян-фермер хуҗалыгы авылларында һәйкәлләрне төзекләндерү, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багшыланган чаралар уздыру, инде 5 еллап Сабан туйлары үткәрү һ.б. җәмәгать эшләрендә актив катнаша, ярдәм итә. “Сабан туе − ул дуслашу, аралашу җыены да. Әгәр дә татар эшмәкәрләре хакында язмалар басыла торган газета, эшмәкәрләр аралаша, бер-берсе хакында белә ала торган сайт ачылса, шулай ук аралашу мәйданы булыр иде”, - дигән фикерен җиткерде ул.

Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир Крганов бу җыенны татар халкының күркәм гадәтләренең берсе — кунакка йөрешү белән чагыштырды. “Безнең халык электән шулай түгәрәк өстәл артына җыелып, мәсьәләләрне чишә торган булган. Без бүген, Рөстәм Нургали улы, төрле яктан төп йортка җыелган балалар кебек, сезнең янга Казанга килдек”, - диде ул ТР Президентына мөрәҗәгать итеп. Бөтендөнья татар конгрессының Татарстаннан читтәге төбәкләрдә яшәгән татарларга зур ярдәм күрсәтүен, шуның өчен Татарстан Президентына рәхмәтле булуларын билгеләп үтте.

Тәкъдимнәргә килгәндә, ул авыл җирлегендә эшли торган коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм кирәклеген ассызыклады. “Моның өчен әлеге оешмаларның җитәкчеләрен җыеп, семинар уздырып, аларга ничек эшләргә кирәклеген аңлатасы иде. Татарстанның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, ә чит төбәкләрдә әле эшли белмиләр”, - диде ул.

Моннан тыш, Әлбир Крганов Татарстаннан читтә авыл эшмәкәрләрен хакимият белән тыгыз элемтәдә булып эшләргә өйрәтергә кирәклеген ассызыклады.

Санкт-Петербург каласыннан килгән эшмәкәр Габделбәр Алишов үзе җитәкләгән “Фабрика домашних солений” оешмасы эшчәнлеге хакында сөйләде. “Татарстанның күп юнәлешләр буенча илебезнең әйдәп баручы субъект икәнен барыбыз да беләбез. Сездә эшмәкәрләргә зур ярдәм күрсәтелүе дә мәгълүм, - диде ул. Сүз уңаеннан, Санкт-Петербург каласында моннан берничә ай элек ачылган “Нур” милли мәдәният йорты да әлеге эшмәкәр җирендә һәм аның ярдәме белән салынган. - Без, татар меценатлары, милләтебез хакында кайгыртырга тиеш. Мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребезне онытырга ярамый”, - дип саный Габделбәр Алишов.

Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районыннан килеп, утырышта чыгыш ясаган эшмәкәрлекне үстерү үзәге җитәкчесе Розалия Мәһдиева әлеге оешманың нинди хезмәтләр күрсәтүе белән таныштырды һәм җыенга килгән барлык катнашучыларны да 4 июньдә уздырылачак Бөтенроссия авыл Сабан туена чакырды.

Саратов өлкәсе Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр ассоциациясе рәисе Ринат Алимов әлеге төбәктә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен табигать шартларының бик кырыс булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук төбәктә булган кайбер милли проблемаларга да тукталды. “2000 елларда динебез бетү ягында иде. Мин шәхсән үзем, бу хәл булмасын өчен, мәдрәсәгә барып, 5 ел белем алдым һәм хәзрәт вазыйфасын үтәргә керештем. Авыл халкын ислам дине, аның кануннары белән таныштырдым. Балаларыбызга үзебезчә исем куша башладык, никах укытабыз. Бөтенесен мөселман тәртипләрендә эшлибез”, - диде Р. Алимов.

Җыенда Татарстанның Апас, Арча, Теләче районнары эшмәкәрләре, кресьян-фермер хуҗалык җитәкчеләре дә чыгыш ясап, үз эшчәнлекләре белән таныштырды.

“Нинди генә кыенлыклар булмасын, милләттәшләребез авылларда яши, тырышып эшли һәм уңышка ирешү юлларын эзли. Проблемалар, чишеләсе мәсьәләләр дә аз түгел”, - дип утырышны йомгаклады Ринат Закиров.

Чарада шулай ук, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров, республика парламенты депутатлары, муниципаль районнары башлыклары, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һ.б. катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot