news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

V Бөтенроссия хәйрия программасында җиңү яулаган Казан мәктәпләрен бүләкләячәкләр

Казанның 24 нче мәктәбе “Перекресток-школам!” дип аталган әлеге акциянең абсолют җиңүчесе дип табылды

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген башкаланың 159 нчы лицеенда “Перекресток-школам!” V Бөтенроссия хәйрия программасында җиңү яулаган Казан мәктәпләрен бүләкләячәкләр.

Әлеге акциянең авторы-“Перекресток” супермаркетлар челтәре. Акция Казан шәһәре Мәгариф идарәсе булышлыгы белән оештырылган. Анда Татарстанның 250 гә якын уку йорты катнашкан. Билгеле булганча, агымдагы елның 20 августыннан 20 октябренә кадәр “Перекресток” сатып алучылары үзләренең яраткан мәктәпләре өчен тавыш бирде. Тавыш бирүләр нәтиҗәсендә башкала уку йортлары арасында 24 нче мәктәп абсолют лидер дип табылган. Ул “Мини-типография” (төсле лазерлы принтер, профессиональ сканер, документ-камера белән бер комплекттагы мультимедияле проектор) белән бүләкләнәчәк.

Һәр кибет рейтингында 1нче урын алган 70 нче мәктәп, 1 нче интернат-мәктәп һәм 16 нчы гимназия бүләккә “Мультимедияле җайланма” (проектор, DVD-плеер, акустика системасы) алачак. 50 нче һәм 125 нче гимназияләр, 144 нче мәктәпкә икенче урын өчен “Мини-фотолаборатория” бирелә. Өченче урынга лаек булган 4 нче гимназия, 159 нчы лицей һәм 78 нче мәктәп уникаль экономияле һәм төсле профессиональ принтерлер алачак.

Ә Түбән Камада узган акция барышында каланың 26 нчы мәктәбе абсолют лидер дип табылган. Призлы урыннарга 31 нче, 33 нче, 1 нче, 27 нче, 19 нчы мәктәпләр һәм 35 нче лицей лаек булган.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, “Перекресток-школам!” программасы тәүге тапкыр 2005 елда Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә старт алган. Бүгенге көнгә кадәр акциядә барлыгы 25 мең мәктәп катнашкан. Бу чорда программа җиңүчеләренә 11 мең берәмлектән артык компьютер, күчермә алу һәм видео җиһазлар тапшырылган. Быелгы акция Россиянең 40 тан артык шәһәрендә урнашкан 199 “Перекресток”супермаркетында уздырылган. Аларда 6890 мәктәп катнашкан.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100