news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Азнакай районында тыл хезмәтчәне Энҗе Нигъмәтова 95 яшьлеген билгеләп үтә

Татарстанның Азнакай районында яшәүче тыл хезмәтчәне Энҗе Нигъмәт кызы Нигъмәтова 95 яшьлеген билгеләп үтә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Энҗе Нигъмәт кызы 1931 елның 22 февралендә Әлки авылында күп балалы гаиләдә туа. Унъеллык мәктәпне тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген колхозда башлый. Терлек карый, кырда эшли», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

1955 елда Әхсән Мөхәммәтгәрәй улына кияүгә чыга. Биш балалары туа. Сугыштан соңгы елларда Энҗе Нигъмәт кызы колхозда склад мөдире булып эшли. Бүгенге көндә ветеранның җиде оныгы һәм 10 оныкчыгы бар, алар аны ярата һәм хәлен белеп тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot