news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерханда пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң газ эшкәртү заводында чыккан янгынны сүндерәләр

Әстерхан өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүм иткәннән соң газ эшкәртү заводында чыккан янгынны сүндерәләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бүген Украина Кораллы көчләре пилотсыз очкычлары газ эшкәртү заводына һөҗүм итте. Барлык пилотсыз очкычлар да бәреп төшерелде яки радиоэлектрон көрәш чаралары ярдәмендә идарәсен югалтты һәм билгеләнгән юлыннан читкә тайпылды», - дип язган төбәк башлыгы Игорь Бабушкин социаль челтәрләрдә.

Пилотсыз очкычның җиргә төшкән ватыклары янгын чыгуга сәбәпче булган. Янгын берничә сәгать эчендә сүндерелер дип көтелә. Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot