Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районында хезмәт алдынгыларының казанышларын билгеләп үттеләр
Татарстанның Апас районында Хезмәт һәм батырлык фестивале узды, дип хәбәр итә «Апас-информ».
Чара республикада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылды.
Тантанада Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, «Ак Барс» Банкның идарә рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары, хезмәт ветераннары, хезмәт коллективлары һәм династияләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячеләр һәм волонтерлар катнашты.

Айрат Җиһаншин, фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, апаслыларның район үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.
«Көн саен үз хезмәтләре белән район үсешенә лаеклы өлеш кертүче якташларга рәхмәт белдерәм. Махсус хәрби операция барышында үз бурычларын намус белән үтәүче егетләрне аеруча билгеләп үтсем килә. Бүген безнең районда яңа җитештерү предприятиеләре ачыла. Апас сөт комбинаты, «ФосАгро», кош фабрикасы актив эшли. Иген үстерүче һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең көндәлек хезмәте дә хөрмәткә лаек», – диде муниципаль берәмлек җитәкчесе.

Җиһаншин хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Максим Топилин, үз чиратында, Апас районы халкының бердәмлеген, хезмәт сөючәнлеген билгеләп үтте һәм үз хезмәтләре белән территория үсешенә өлеш кертүче кешеләргә хөрмәтен белдерде.
Намуслы хезмәтләре белән район, Татарстан һәм ил үсешенә өлеш керткән кешеләрне хөрмәтләү Хезмәт һәм батырлык фестиваленең төп максаты булды.

Тантана барышында исемнәре Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертелгән төрле тармак вәкилләренә таныклыклар тапшырылды. Татарстанның Электрон Мактау тактасында барлыгы 15 меңгә якын хезмәткәр (аларның 69ы - Апас районыннан) тәкъдим ителгән.
Бәйрәмдә шулай ук район Мактау тактасына кертелгән хезмәткәрләрне һәм белгечләрне хөрмәтләделәр.
Тантана концерт программасы белән дәвам итте. Фестиваль кунаклары алдында Татарстан эстрадасы артистлары Зәринә Хәсәншина һәм Илназар, районның мәдәният хезмәткәрләре һәм хезмәт коллективлары вәкилләре чыгыш ясады.
Фестиваль кысаларында шулай ук тематик күргәзмәләр дә оештырылды. Экспозицияләрдә район оешмаларының тарихы һәм бүгенге көне күрсәтелде, хезмәт ветераннарына аерым игътибар бирелде.
Фото: «Апас-информ».
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз