Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районында балалар Татарстан флагы көненә брошкалар ясады
Апас районы Биеш мәктәбенең «Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Татарстан флагы төсләрендә брошкалар ясау буенча иҗади мастер-класс үткәрде.
Очрашу «Пилот балалар бакчалары» проекты кысаларында узды. Өлкән сыйныф укучылары нәниләргә истәлекле сувенирлар ясарга булышты, шулай ук аларга республика дәүләт символларының тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде.

«Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучылар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен даими рәвештә чаралар уздыра. Мондый очрашулар балаларга туган як һәм аның символлары турында күбрәк белергә ярдәм итә.
Татарстан Дәүләт флагы көне 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. 1991 елда бу көнне республика Югары Советы хәзерге триколорны раслады. Аның авторы – Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.

Яшел төс – язны һәм яңарышны, ак төс – чисталыкны, кызыл төс энергия, көч һәм тормышны символлаштыра.
Фотоларны Ләйлә Шиһабиева тәкъдим итте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз