Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә «Полянка» балалар бакчасын төзү эшләре төгәлләнде
Әлмәтнең Полевая урамында «Полянка» балалар бакчасын төзү эшләре төгәлләнде. Социаль әһәмиятле проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм нефтьчеләр ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Гомуми мәйданы 4,2 мең квадрат метр булган өч катлы яңа балалар бакчасы 164 урынга исәпләнгән. Бина заманча стандартлар буенча проектланган һәм, ясле төркемнәрен дә кертеп, тулы көнлек сигез төркем эшен күздә тота.

Бинада педагоглар өчен методик кабинет, музыка һәм спорт заллары, азык-төлек һәм медицина блоклары, кер юу бүлмәләре, административ кабинетлар һәм персонал өчен бүлмәләр, лифт холлары урнашкан.
Тулы белем бирү процессы һәм балаларга уңайлы булсын өчен кирәкле мебель, заманча җиһазлар һәм инвентарь сатып алынган һәм урнаштырылган.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру шәһәр мохитенең сыйфатын күтәрү һәм гаиләләр өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына тулысынча туры килә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясен җитәкли.

Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз