Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә янгын вакытында аңын югалткан хатын-кызны коткарганнар
Әлмәт шәһәрендә янгын вакытында аңын югалткан хатын-кызны коткарганнар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын Төзүчеләр урамындагы торак йортларның берсендә башланган - өч бүлмәле фатирда мебельгә ут капкан. 65нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, урынга килгәч, янгынның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил итүен ачыклаган һәм бүлмәләрне тикшергән вакытта аңсыз хәлдәге хатын-кызны табып алган. Аны, махсус битлек ярдәмендә урамга алып чыгып, табибларга тапшырганнар.
Янгын электр приборларын монтажлаганда хата җибәрү сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз