news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Наше время – Безнең заман» фестиваленең гала-концерты булды

Әлмәттә «Наше время – Безнең заман» фестиваленең гала-концерты булды
Фото: ТР Әлмәт районы матбугат хезмәте

Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараенда эшләүче яшьләрнең «Наше время - Безнең заман» XIII ачык республика телевизион иҗат фестиваленең гала-концерты узды.

Татарстанда 2013 елдан башлап республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла торган фестиваль инде күптән эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу, инициативаларына ярдәм күрсәтү һәм алар арасында корпоратив мәдәниятне үстерүгә юнәлдерелгән мөһим проектка әверелде.

2025 елда фестиваль ике мөһим датага – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап үткәрелә.

Татарстан яшьләр министры Азат Кадыйров фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, фестиваль кеше капиталын үстерүдә мөһим роль уйный, команда рухын ныгытуга һәм яшь белгечләр арасында актив тормыш позициясен популярлаштыруга ярдәм итә.

Быел конкурста республиканың 12 районы һәм шәһәреннән (Зәй, Чистай, Чирмешән, Алексеевск, Нурлат, Актаныш, Яңа Чишмә, Лениногорск, Аксубай, Сарман, Баулы, Әлмәт) 45 предприятие һәм оешма хезмәткәрләре катнашты.

Зона этапларында җиңүчеләрне фестивальнең финалына чакырачаклар, анда эшләүче яшьләрнең иң яхшы вәкилләре җыелачак.

Проектның төп максаты – яшьләргә үз идеяләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, аларның иҗади потенциалын үстерү. Бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot