Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә көзге чакырылыш кысаларында егетләрнең беренче партиясен армиягә озаттылар
Бүген Әлмәттә 2025 елгы көзге чакырылыш кысаларында егетләрнең беренче партиясен армия сафларына озаттылар. Иртәнге өчтә 21 егет җыелма пунктка килде.
Юлга чыгар алдыннан аларга шәһәр һәм район хәрби комиссары Руслан Корников мөрәҗәгать итте. Ул егетләргә тормыш мәктәбен лаеклы узуларын, өйләренә яңа тәҗрибә һәм белем туплап кайтуларын теләде.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнис Мортазин хәрби хезмәткә чакырылучыларга хәерле юл теләде һәм район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова исеменнән изге теләкләрен җиткерде.
«Ватаныбызга лаеклы уллар тәрбияләгән өчен ата-аналарга ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Ә сезгә, егетләр, яхшы, җиңел, уңышлы хезмәт итүегезне – Әлмәт муниципаль районы гражданины исеменә тап төшермәвегезне телим», - диде Мортазин.
Көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Районның матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, барлыгы 200дән артык егетне хәрби хезмәткә озату ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз