news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Глобаль энергия» премиясе лауреатларының исемнәре билгеле булды

Бүген Әлмәттә узган Нефть саммитының пленар сессиясендә «Глобаль энергия» халыкара премиясе лауреатларының исемнәре билгеле булды. Чара Югары нефть мәктәбе мәйданчыгында узды.

«Энергия куллануның яңа ысуллары» номинациясендә Цюрихның Швейцария техник мәктәбе мактаулы профессоры Йоханн Вальтер Колар лауреат булды.

«Традицион булмаган энергетика» номинациясендә Делавэр университетының Экологик чиста водородны өйрәнү үзәге директоры Юйшань Янь лауреат исемен яулады.

«Традицион энергетика» номинациясендә Теннесси университетының электротехника һәм компьютер фәннәре кафедрасы профессоры Илу Лю лауреат дип табылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, премияләр тапшыру тантанасы октябрьдә Россия энергетика атналыгы кысаларында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot