Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә күп катлы йорт подъездында янгын чыккан, ике баланы коткарганнар
Әлмәттә күп катлы йорт подъездында янгын чыккан, янгын сүндерүчеләр ике баланы коткарган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Белоглазов урамындагы күп фатирлы йорт подъездында янгын чыгу турында хәбәр 13:53 сәгатьтә килгән. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр беренче катта иске әйберләр януын, ә агулы төтен бөтен подъездга таралуын ачыклаган. Бер баланы - махсус битлек, икенчесен икенче кат балконыннан баскыч ярдәмендә урамга алып чыкканнар. Тагын өч кеше подъезддан мөстәкыйль рәвештә чыккан.
Янгын ут төртү сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз