Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан хәйрия концерты узды
Актаныш районының Иске Байсар авылында «Без бергә» фонды каршындагы хәйрия концерт төркеме артистлары концерт программасы тәкъдим итте.
Чара махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә булышлык күрсәтү максатыннан оештырылды. Билетлар сатудан кергән барлык акча солдатларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Концерттан барлыгы19 500 сум акча җыя җыелган.
Оештыручылар бу солдатлар өчен әһәмиятле ярдәм булыр, ә хәрби хәрәкәтләр мөмкин кадәр тизрәк тәмамланыр, һәм Ватан сакчылары өйләренә исән-сау әйләнеп кайтыр дигән өмет белдерде.
Шулай ук Иске Байсар авылында яшәүчеләргә хәйрия чарасында актив катнашканнары һәм булышканнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде. Билгеләп үтелгәнчә, мондый инициативалар бердәмлекне һәм үзара ярдәмләшүне ныгыта.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз