news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның 1нче мәктәбендә Татарстан флагы көненә багышланган дәрес узды

Актанышның 1нче мәктәбендә Татарстан флагы көненә багышланган дәрес узды

Актанышның 1нче мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган тематик дәрес узды. Укучыларга республиканың төп символларыннан берсе булган әләмнең тарихы һәм андагы төсләрнең әһәмияте турында сөйләделәр.

Башта укучылар «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы сюжетны карады, аннары педагог-оештыручы Алсу Хафизова белән бергә Татарстан флагын ясады һәм аны төсле карандашлар белән буяды.

Татарстан Дәүләт флагы көне 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. 1991 елда бу көнне республика Югары Советы хәзерге триколорны раслады. Аның авторы – Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.

Яшел төс – язны һәм яңарышны, ак төс – чисталыкны, кызыл төс энергия, көч һәм тормышны символлаштыра.

Фотоларны Ләйсән Газизова тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot