Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә мемориаль такта ачылды
Актаныш авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Ленар Шәңгәрәев истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Истәлек тактасы хәрби хезмәткәр яшәгән йортка урнаштырылган. Тантанага район башлыгы Ленар Зарипов, Әфганстан һәм Чечня сугышлары ветераннары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар килгән иде. Чара Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары инициативасы белән оештырылды.
Фотоны Ләйсән Газизова тәкъдим итте
Указ нигезендә Ленар Шәңгәрәев махсус хәрби операциядә күрсәткән каһарманлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Тантана барышында бүләкне аның балаларына тапшырдылар.
«Хәрбиләр истәлеген мәңгеләштерү, аларны онытмау – безнең изге бурычыбыз», – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Фотоны Ләйсән Газизова тәкъдим итте
Истәлек тактасын ачуда хәрбинең туганнары, якыннары һәм авыл халкы катнашты.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз