news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

В.Аксенов йортында Казан шагыйрәсе Александра Кашинаның иҗат кичәсе уздырылачак

Ул 1-10 декабрь көннәрендә Казанда инвалидлар ун көнлеге кысаларында үткәрелә

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казандагы «Ак карга»/«Белая ворона» әдәби җәмгыяте күптән түгел «Ковчег» альманахының махсус санын бастырган. Әлеге басмага танылган рус язучысы Василий Аксенов истәлегенә багышланган материаллар кергән, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле яшь шагыйрьләр һәм язучыларның әкиятләре, шигырьләре һәм җыйнак кына хикәяләре урын алган, авторлар арасындашулай ук, балачактан ук инвалид булган Казан шагыйрәсе, «Филантроп» халыкара әдәби премиясе лауреаты Александра Кашинаның иҗат җимешләре дә бар. Әлеге кызның иҗатына багышлап, Казан мэриясе ярдәме белән, кичәсе инвалидлар ун көнлеге кысаларында әдәби-музыкаль кичә үткәрү планлаштырылган.

Бүген Казан шәһәре җитәкчелеге аппаратының «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова 1-10 декабрьдә Казанда инвалидлар ун көнлеге билгеләп үтеләчәк чаралар һәм акцияләр белән таныштырганда, әнә шулай дип белдерде. Мэр Илсур Метшин тәкъдиме белән, Александра Кашинаның иҗат кичәсе Василий Аксенов музей-йортының кунак залында уздырылачак. «Василий Петрович яшь талантларның чыгышлары яңгырап торуын, иҗади кичәләре шунда үткәрелүен үзе үк бик теләгән иде, бик лаеклы урын», - дип билгеләп үтте мэр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100