Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Әгерҗе районында тагын бер тәбәнәк күперне су баскан
Татарстанның Әгерҗе районы, Тирсә торак пункты янында, Чаж елгасы аша салынган тәбәнәк күперне су баскан.
«Җәяүлеләр һәм автомобиль техникасы хәрәкәте чикләнгән, махсус билгеләр, киртәләр куелган, халык белән әңгәмәләр үткәрелгән. Торак пунктка асылмалы күпер аша килергә була», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Татарстанда барлыгы 5 тәбәнәк күпер, 31 йорт яны участогы һәм таш түшәлмәгән 3 юл су астында калган. Шуңа да карамастан, су басу аркасында зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз