news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында берничә рейс тоткарлана

Казан халыкара аэропортында кайбер рейслар тоткарлана. Онлайн-табло мәгълүматлары буенча, сигез рейсның вакыты күчерелгән. Самолетларның бер өлеше Мәскәүнең Шереметьево аэропортына кичә гамәлдә булган очышларга чикләүләр аркасында соңга калып китәчәк һәм кире кайтачак.

Әйтик, Минеральные Воды шәһәренә билгеләнгән рейс 15:25 сәгатьтән 17:35 сәгатькә, ә Красноярскига 22:15 сәгатьтән 01:15 сәгатькә күчерелгән. Шулай ук Санкт‑Петербург, Сочи, Ереван, Ташкент һәм Истанбулга рейслар тоткарланган – аларны җибәрү берничә сәгатькә кичектерелгән.

Кичә Казан аэропортында, Nordwind авиакомпаниясенең ике һәм «Аэрофлот»ның дүрт рейсын да кертеп, Мәскәүгә билгеләнгән җиде рейс кичектерелгән иде.

Росавиация очышларга чикләүләрне кичә Шереметьево аэропортында кичке сәгать бишләр тирәсендә кертте. Төн уртасына алар гамәлдән чыгарылды, әмма соңрак Пулковода, шулай ук Пенза, Ульяновск, Волгоград, Самара, Калуга һәм Саратов аэропортларында тагын шундый ук чаралар кертелде. Хәзер барлык чикләүләр дә гамәлдән чыгарылды, әмма алар расписаниегә үзгәрешләр кертүгә китерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot