Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан аэропортында халыкара һәм эчке рейслар тоткарлана
Казан аэропортында берничә халыкара һәм эчке рейс тоткарлана, диелә аэропортның онлайн-таблосы мәгълүматларында.
Ташкент, Истанбул, Мәскәү, Сочи һәм Санкт-Петербургка билгеләнгән рейслар тоткарлана. Шулай ук Ташкент, Бишкек, Истанбул, Мәскәү, Яңа Уренгой һәм Сочидан рейслар соңга калып килә.
Искәртеп үтәбез, элегрәк пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы фонында Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелгән иде. Хәзерге вакытта чикләүләр Бигеш һәм Бөгелмә аэропортларында гамәлдә.
Республика территориясендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы саклана.
Идел буе транспорт прокуратурасында хәбәр итүләренчә, рейслар тоткарлануга бәйле рәвештә пассажирларның хокукларын үтәүне контрольдә тоталар. Хокук бозуларга юл куелган очракта пассажирлар +7 (910) 796 59 45 телефоны буенча кизү торучы прокурорга мөрәҗәгать итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз