Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Адыгеядә пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында сигез кеше зыян күргән
Адыгея Республикасы Тахтамукай районы Яңа Адыгея авылында пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында сигез кеше, шул исәптән бер бала зыян күргән. Бу хакта төбәк җитәкчесе Марат Кумпилов Telegram-каналында хәбәр итте.
Республика башлыгы сүзләренчә, һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар юк. Сигез зыян күрүченең җидесе хастаханәгә озатылган, аларга медицина ярдәме күрсәтелә.
Янгыннан зыян күргән йортта фатирларны тикшерү дәвам итә. Якынча мәгълүматларга караганда, күршедәге парковкада 15 автомобиль янган һәм тагын 25е зыян күргән.
Гадәттән тыш хәл булган урынга Адыгея Хөкүмәте рәисе Анзаур Керашев, Адыгея сәламәтлек саклау министры Рөстәм Меретуков, Адыгея хезмәт һәм социаль үсеш министры Джанбеч Мирза килде.
Тахтамукай районында гражданнарны вакытлыча урнаштыру пунктлары булдырыла. «Мохтаҗларның барысы да тиешле ярдәм алачак», - дип ышандырды Кумпилов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз