Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан хакимиятенә су басулар турында 75 мөрәҗәгать килгән
Татарстан башкаласында бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте Нокса һәм Киндерле елгаларының торышына даими мониторинг үткәрә, шулай ук су басулар турында мәгълүмат җыя һәм проблеманы оператив рәвештә хәл итү өчен аны шәһәр районнары хакимиятләренә тапшыра. Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.
«Бүгенге көнгә 75 хәбәр килде: шуларның 72се каралды, өчесе тикшерелә. Кичә генә дә 15 хәбәр килде», - дип белдерде Чанкин.
Докладчы әйтүенчә, билгеләнгән гидрологик постлар Нокса һәм Киндерле елгаларында суның биеклеген күзәтә. Мәгълүмат бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте тәүлегенә ике тапкыр килә. Шул ук вакытта, мәгълүматлар тапшыру ешлыгы гидрометеорологик вазгыять начарайган очракта арта – белешмәләр дүрт сәгать саен килә башлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз