Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада пилотсыз очкычтан ыргытылган шартлаткыч турындагы имеш-мимешне кире кактылар
Түбән Камага, имештер, пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында ыргытылган шартлаткычлар турындагы имеш-мимешләр расланмады. Бу хакта Түбән Кама районы хакимиятенең матбугат секретаре Яна Комарова-Енькова хәбәр итте.
«Чатларда дошман дроннары тарафыннан шартлаткыч эшләнмәләр ыргытылуы турында мәгълүмат тарала. Әлеге мәгълүмат расланмады. Көч структуралары шундый әйберләр табылган урынга барды, аларның кибеттә ирекле сатуда булган гадәти пиротехника булуы ачыкланды», – диде Комарова-Енькова социаль челтәрләрдә.
Шәһәр халкын уяу булуларын, ә шикле әйберләр табылган очракта 112 номерына шалтыратуларын сорыйлар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз