Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда күп фатирлы йортларның 91 процентына җылы бирелгән
Бүгенге көндә Казанда күп фатирлы торак йортларның – 91, социаль учреждениеләренең 95 процентына җылы бирелгән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыймадиев Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.
«Җылыту сезоны 1 октябрьдә үк башланды, һәм бу карар бик вакытлы булды: ай башында кисәк суытып җибәрә, көчле җил исә һәм яңгыр ява. Ә бала табу йортларына, стационар хастаханәләргә, интернат-йортларга, балалар бакчаларына, мәктәпләргә учреждениеләрнең гаризалары буенча 25 сентябрьдә үк җылы бирелә башлады», – дип хәбәр итте докладчы.
Гыймадиев эшнең дәвам итүен, калган 520 йортка һәм 45 социаль өлкә учреждениесенә якын көннәрдә җылы биреләчәген әйтте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз