news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда Татарстанда 26 күп балалы гаилә фатир алган

2025 елда Татарстанда 26 күп балалы гаилә фатир алган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2025 елда Татарстанда кимендә биш бала тәрбияләүче 26 күп балалы гаилә дәүләттән бушлай 44 фатир алган. Бу хакта ТР Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күп балалы гаиләләргә яшәү өчен тулысынча әзер булган яңа торак ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән социаль ипотека йортларыннан бирелгән.

Барлык фатирларда да сантехника, электр яки газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су (газ) һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары урнаштырылган.

2026 елда әлеге программа буенча 22 күп балалы гаиләгә дәүләттән бушлай фатирлар бирү күздә тотыла.

2024 елда, РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елында Дәүләт торак фонды Татарстандагы 28 күп балалы гаиләгә бушлай 47 фатир тапшырган. 2007 елдан башлап фонд республикада яшәүче 650 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итте. Алар 905 фатир алды.

Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү «Гаилә» илкүләм проектының төп бурычларыннан берсе – балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot