Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 2 миллиард сумлык продукция сатылган
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
2025 елда Татарстанда җиде язгы һәм 16 көзге сәүдә атнасы барышында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 2 миллиард сумлык продукция китерелгән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сүз 7713,4 тонна яшелчә (шул исәптән 4592,3 тонна бәрәңге), 451,5 тонна сөт, 1044,5 тонна шикәр, 3 миллион 412,5 мең данә тавык йомыркасы һәм 1768,7 тонна ит (шул исәптән 951,6 тонна сыер ите) турында бара.
Ярминкәләр Казанның - 14, Чаллының - ике, Яшел Үзән районының – ике, Түбән Каманың өч мәйданчыгында, шулай ук башка муниципаль районнарда (төрле ешлык белән) үткәрелде. Шул исәптән Казанның «Салават күпере 2» торак комплексында Әлфия Авзалова урамы, 15 йорт адресы буенча яңа мәйданчык та өстәлде.
Гомумән алганда, 2025 елда ярминкәләр уздыру вакытында 22 мең автомобиль җәлеп ителгән.
2024 ел белән чагыштырганда, 2025 елда ярминкәгә килүче татарстанлылар арасында бәрәңге (куллану үсеше темпы 107,5 процент тәшкил итте), кәбестә (129 процент), шикәр комы (110 процент), сөт (108 процент), атланмай (120 процент), көнбагыш мае (149 процент), балык (126 процент) кебек продуктлар популярлык казанды.
Моннан тыш, Татарстан җитештерүчеләре ярминкәләрдә тәкъдим иткән сөт һәм икмәк-күмәч продукциясенә ихтыяҗ 150 процентка артты.
2025 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уңышлы уздыру аларның халыкны үтемле азык-төлек белән тәэмин итү һәм җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтүдәге мөһим ролен раслый, бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә, дип белдерделәр профильле ведомствода.
2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме, шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан башкарма комитетының уртак эше нәтиҗәсендә ярминкә мәйданчыклары реконструкцияләнде һәм яңартылды. Юл асфальтланды, яктырткычлар урнаштырылды, ярминкәләрдә катнашучылар өчен уңайлы шартлар (ветеринария документларын тутыру өчен җылы бүлмәләр, көнкүреш уңайлыклары һ.б.) тудырылды.
Товар җитештерүчеләргә түләүсез сәүдә урыннары бирү һәм транспорт чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләрдә ваклап сату бәясеннән 20 процентка кадәр түбәнрәк хакка сатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз