news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узып баручы 2018 ел иң эссе елларның берсе булып тарихта калачак

БМОның Бөтендөнья метеорология оешмасы докладында шул хакта әйтелгән.

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Быелгы ел, мөгаен, метеокүзәтүләр тарихында иң эссе еллар исемлегендә дүртенче урынны яулар. БМОның Бөтендөнья метеорология оешмасы докладында шул хакта әйтелгән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итә.

Докладта 2018 елның ун аенда уртача глобаль температура индустриаль чорга кадәр булган (1850 - 1900 еллар) дәрәҗәдән Цельсий шкаласы буенча чама белән 1 градуска диярлек югары булганлыгы әйтелгән.

“Климат үзгәрүнең җитдилеген тулысынча аңлаучы беренче буын без. Шулай ук әлеге көрәш өчен чара күрү мөмкинлеге булган соңгы буын”, - дигән Бөтендөнья метеорология оешмасы башлыгы Петтери Таалас хәлнең җитдилегенә игътибарны юнәлтеп.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot