Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Узып барган елның соңгы көнендә «Татарстан» авиакомпаниясендә яңа җитәкче билгеләнде
Шул уңайдан ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры хезмәт коллективы белән очрашты
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, узып барган елның соңгы көнендә, «Татарстан» авиакомпаниясендә яңа җитәкче билгеләнде. Әлеге хезмәт коллективы белән очрашып сөйләшү, ел йомгакларын игълан итү, киләсе елга төзелгән эш планы буенча фикерләрен белдерү өчен, авиакомпаниянең административ бинасына ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов килде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Җыеп кына әйткәндә, министр, авиакомпаниянең эш нәтиҗәләре начар, чөнки быел предприятие кредитлар һәм заемнар күләмен тагын да арттырган, зыянсыз эшләү дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган, дип тәнкыйть утына алган, ә 2010 елга төзелгән бизнес-план да канәгатьләнерлек түгел дип табылган.
Министр Геннадий Емельянов «Татарстан» авиакомпаниясендә яңа җитәкчене хезмәт коллективына тәкъдим итеп, өметләрнең акланырга тиешлеген басым ясап әйткән. Шул рәвешле, «Татарстан» авиакомпаниясенең элек очу хезмәте директоры булган Валерий Портнов – бүгеннән генераль директор вазифасында. Шунда ук авиакомпаниянең яңа җитәкчесе белән хезмәт килешүе төзелгән. Министр сүзләренчә, алга таба компания үсеше өчен җиң сызганып эшлисе бар, республика горурлана алырлык һәм регионда танылырлык компания булып әверелү бурычы тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз