Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзмәшгульләр өчен «больничный» түләүләре 35 мең сумга җитәргә мөмкин
Үзмәшгуль россиялеләр «больничныйлар» буенча беренче түләүләрне 2026 елның августында ук алачак. Әгәр иминият стажы сигез елдан да ким булмаса, иминият түләвенең сайланган күләме аена 50 мең сум икән, ул очракта пособиенең максималь күләме 35 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта ТАССка РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин сөйләде.
Эксперт сүзләренчә, әгәр үзмәшгуль кеше ирекле иминият кертемнәрен алты айдан артык, әмма бер елдан азрак түләгән икән, авыруның тулы ае өчен түләү күләме иминият стажына һәм сайланган иминият суммасына бәйле булачак.
Сигез ел һәм аннан да күбрәк стаж булганда пособие стаж буенча төзәтмәләрне исәпкә алып иминият суммасының 70 процентын тәшкил итәчәк – 24,5 мең яки 35 мең сум. Биш елдан сигез елга кадәр стаж булганда, түләү 19,6 мең яки 28 мең сум тәшкил итәчәк, ә биш елдан азрак стаж булганда – 14,7 мең яки 21 мең сум.
Балынин 2026 елның гыйнварында программада катнашу өчен гариза биргән һәм февральдән июльгә кадәр иминият кертемнәрен күчергән үзмәшгульләр инде августта ук беренче түләүләргә исәп тота алачак, дип ачыклык кертте.
Авыру яки җәрәхәт очрагына ирекле рәвештә иминиятләштерү мөмкинлеге үзмәшгульләрдә 2026 елның гыйнварында барлыкка килгән. Булачак түләү күләме сайланган иминият суммасына бәйле – 35 мең яки 50 мең сум.
Ирекле иминиятләштерү тарифы сайланган иминият суммасының 3,84 процент тәшкил итә. 35 мең сумлык түләү сайлаганда, айлык кертем 1 344 сум тәшкил итәчәк, ә 50 мең сум булганда – 1 920 сум.
Эксперт билгеләп үткәнчә, түләүнең йомгаклау күләме индивидуаль исәпләнәчәк һәм иминият суммасын һәм иминият стажының дәвамлылыгын да кертеп, берничә факторга бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз