news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган җәйдә кош гриппыннан 16 торак пункты зыян күргән

ТР Президенты ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм Баш ветеринария идарәсенә терлек авырулары буенча вәзгыятьне тикшереп торырга кушты.

Узган җәйдә кош гриппыннан 16 торак пункты зыян күргән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 13 февраль, “ Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада кош гриппы очраклары турында искәртте. Ул ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенә терлек авырулары буенча вәзгыятьне тикшереп торырга кушты.

"Алты районда кош гриппы вирусы кертелде. Республиканың шәхси ярдәмче хуҗалыкларында кош гриппы узган елның җәендә теркәлгән. Мондый хәл кабатланмасын өчен күзәтүне көчәйтергә кирәк. Бу күпмедер дәрәҗәдә контроль начар булу нәтиҗәсе. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Баш ветеринария идарәсенә эшне көчәйтергә кирәк. Бу сезнең эш! Алай булырга тиеш түгел!” – дип ассызыклады ТР Президенты.

Кош гриппыннан узган җәйдә Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы һәм Буа районнарының 16 торак пунктында 24 йорт зыян күргән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә меңгә якын кош-корт юкка чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100